Югары Багражда зират коймасын яңарттылар
Һәр яктагыча, Зәйнең Югары Баграж авылы халкы да зиратны иң изге урын дип саный.
Моңа авылдашларның игелекле гамәлләре дә дәлил булып тора.
“Күптән түгел "Авылдашлар" төркемендә Константин Петров зират коймасын яңартырга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Һәм халык бик тиз җавап бирде – счетка акча күчерә башладылар. Беркем дә шундый кыска вакыт эчендә кирәкле сумма җыелыр дип уйламагандыр. Шунда ук зиратка барып, үлчәүләр ясалды, коймага заказ бирелде, кирәкле материаллар алынды. "Авылдашлар" төркемендә һәр тиеннең хисабы алып барыла. Бу эшне оештыручы Ирина Кондратьевага авыл халкы бик рәхмәтле”, – дип яздылар Югары Баграждан.
Гомумән, авыл халкы нинди генә изге эшкә алынмасын, бик тиз берләшә. Яшь буын да әби-бабаларының, әти-әниләренең бу игелекле гамәлләрен күреп үсә, күңелләренә сеңдерә. Мондый игелекле эшләрдә катнашучыларның яхшылыгы үзләренә дә әйләнеп кайтсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев