Югары Багражда Троица чиркәвен торгызу эшләре дәвам итә
Зәй районының Югары Баграж авылында борынгы Троица чиркәвен торгызу өстендә эшлиләр. Эшләрнең инде 70 проценттан артыгы башкарылган.
2022 елның февралендә Югары Баграж авылында Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин һәм белгеч-архитекторлар булып киткән иде. Алар тарихи объектны карап, эш күләмен билгеләделәр. Реставрация барышында белгечләр 136 ел элек төзелгән чиркәү корылмасының бурасын, фасадын, интерьерларын яңартачаклар. Шулай ук, бинага инженерлык коммуникацияләре дә китереләчәк.
«Без халыкка борынгы чиркәүне кайтара алуыбызга шатбыз. Моның өчен районыбыз кураторы, мәдәни мирас объектлары өчен җаваплы Иван Гущинга рәхмәтлебез. Төзүчеләр барлык дини атрибутиканы күздә тотып, священниклар биргән киңәшләрдән чыкмыйча эшлиләр. Алга таба чиркәүне тантаналы төстә ачуны июль азаклары, август башына булыр, дип уйлыйбыз», — диде Разиф Галиевич.
Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев бу изге эшкә авыл халкының шатлыгы чиксез булуын белдерде.
«Төзелеш эшләре тәмамлануга, чиркәү тирәсен тәртипкә китерү, җыештыруны өмә оештырып күмәкләп башкарырбыз, дип торабыз. Көннән-көн сафка баса барган изге йорт инде авылга нур иңдерде», – дип елмайды җирлек башлыгы.
Инде төзүчеләр белдерүенчә, эшләрнең 70 проценттан артыгы башкарылган, эшләр график нигезендә бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев