Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Югары Багражда чиркәү ачылуга әзерлек эшләре бара

Күптән түгел Зәй районының Югары Баграж авылында торгызылучы Изге Троица чиркәве нигезенә капсула салынды.

Югары Баграж авылындагы Изге Троица чиркәве 1887 елда хәйрияче, сәүдәгәр Иван Стахеев акчасына төзелгән. Совет хакимияте вакытында чиркәү ябыла һәм авыл клубы буларак кулланыла, алтарь өлешендә сәхнә була. 2025 елның августында владыка Мефодий чиркәү өчен иконаларны һәм чаңнарны аруландырды.

Кичә, Югары Багражда, 1 июнь көнне чиркәү ачылуга, әзерлек эшләре тотынды. Зур өмә үткәрелде.

“Өмәгә авыл халкы гына түгел, читтә яшәүче авылдашларыбыз да кайтты. Без эшләгәндә коеп яңгыр ява башлады, берәү дә эштән туктамады.Тример белән үлән чабучылар да, кара туфрак кертеп газон ясаучылар да, җыештыручылар, эчтән дә, урам яктан да тәрәзә юучылар да, төзелеш калдыкларын җыештыручылар да чылансак та, күтәренке күңел белән эшләдек. Мәдәният йорты хезмәткәрләре басудагы баганаларны буядылар. Григорий Коронов, Костя Петров үз тракторлары белән авыл территориясендәге чүп үләннәрне чаптырдылар. Барлык катнашучыларга рәхмәтлебез. Чиркәү ачыласы көнне кунаклар күп булыр дип өметләнәбез», – дип сөйләде Югары Багражда яшәүче Федора Краснова.

Федора Краснова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев