Югары Баграж авылында торгызылучы Изге Троица чиркәве нигезенә капсула салынды
Хәбәрләр

Югары Баграж авылында торгызылучы Изге Троица чиркәве нигезенә капсула салынды

13 майда Зәй районының православие динендәгеләре өчен зур вакыйга булды: Югары Баграж авылында торгызылучы Изге Троица чиркәве нигезенә капсула салынды.

Тантаналы чарада Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий, Зәй округы благочинные, иерей Родион Садыков, Лениногорск округы благочинные, иерей Константин Петряев, район священиклары, Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Югары Баграж авылы халкы катнашты.

Капсуланы владыка Мефодий изгеләндерде һәм чиркәү фундаментына салды. Ул  чарада катнашучыларны тарихи вакыйга белән котлады.

Югары Баграж авылындагы Изге Троица чиркәве 1887 елда хәйрияче, сәүдәгәр Иван Стахеев акчасына төзелгән. Совет хакимияте вакытында чиркәү ябыла һәм авыл клубы буларак кулланыла, алтарь өлешендә сәхнә була. 2025 елның августында владыка Мефодий чиркәү өчен иконаларны һәм чаңнарны аруландырды. 

Хәзерге вакытта чиркәүдә бизәкләү-реставрация эшләре төгәлләнү алдында һәм бөек аруландыру йоласына әзерлек бара.

 

 

Фотолар Әлмәт епархиясеннән.

Заинск-новости

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев