Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Югары Әрнәштән 96 яшьлек Раиса Владимировага Җиңүнең 80 еллыгына багышланган медаль тапшырылды

2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата хөрмәтенә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләре тапшырыла.

Раиса Петровнага бу медальне Албай авыл җирелге башлыгы Иван Крешков тапшырган.

 

 

Раиса Петровна Мамадыш районының Югары Әрнәш авылыннан. Гаиләдә 4нче бала булып дөньяга килә. Бәләкәй чагында аның уң күзе шешеп чыга. Аңа игътибар итмәгәннәр күрәсең, дәваламыйлар. Ә табибка күрсәткәндә инде соң була. Шулай итей, бәләкәй Раиса күзсез кала. Чирнең колакка күчүе билгеле була. Сәламәтлеге какшаган булуына карамастан, ул бертуганнары белән беррәттән хуҗалыкта булыша, бакчада да эшли, авырткан әтисен дә карый.

 

Раиса Петровна мәктәптә укымаган, шуңа да, хәреф танымый, яза белми. Сугыш башлангач, аның бертуган абыйсы фронтка китә һәм хәбәрсез югала.  Ике апасы, үсеп җиткәч, кияүгә чыгып, читкә китәләр. Бөтен хуҗалык Раиса һәм аның әнисе җилкәсендә кала. Раиса түти 16 яше тулгач, колхозда эшли башлый. Аны егетләр дә ошатып йөри, ләкин әнисе кияүгә бирергә риза булмый.

Раиса Владимирова 52 яшендә генә дүрт балы  тол иргә кияүгә чыга, иң кече кызына 2,5 яшь тулган була. Раиса Петровна аны үзенеке кебек үстерә. 10 ел бергә яшәгәч, ире трактор астына эләгеп, һәлак була. 20 яшьтә кызы укырга китеп кияүгә чыга да, авылга бүтән кайтмый. Раиса Владимирова шулай итеп ялгыз кала. 

Югары Әрнәштә күршесендә Раиса Ивановна яши — Татьяна Ильинаның каенанасы. Берничә ел эчендә ике Раиса якын дуслар булып китә.  Раиса Ивановна урынга яткач, шәһәргә кияүдә булган кызы үз янына алып китә. Балалар көндез эшләгәнгә, әби гел ялгыз кала торган була. Раиса Владимированы үз янына чакыртып ала. Раиса Петровна гомерлек дустын ташламый, аны карарга дип шәһәргә килә.

«Мин аңа өй буйлап йөрергә булыштым, булдыра алганча карадым. Миңа операция ясадылар, 18 мартта өйгә кайттым, ә дус кызым 19 март көнне вафат булды. Аңа 70 яшь тулып өлгермәде шул.  Ялгызым калдым, ләкин авылга кайтмадым. Таня белән Коля үзләренә алып кайтты. Шулай итеп мин бу гаиләгә эләктем дә», – дип искә ала ул вакытларны Раиса Владимирова.

Татьяна һәм Николай Ильиннар ике кыз үстерә. Раиса түтине бу гаиләдә яратып карыйлар. 

«Безнең өчен ул әбиебез кебек, өстәвенә, каенанамны да карады, иремне дә балачактан ук белә. Безнең бурыч — аны кайгырту. Безнең белән 9 ел яши. Без аны карыйбыз, кирәк булса, табибын да чакыртабыз. Авылга кайтканда да гел үзебез белән алып кайтабыз, ялгызын калдырмыйбыз. Үз җаена әкрен генә йөреп тора», — дип сөйли Татьяна Ильина.

Раиса Петровнаның бертуган апалары кияүгә чыксалар да, бала тапмаганнар. Алар икесе дә күптән инде исән түгел.

«Мин ялгыз калырмын дип уйлаган идем. Ә язмыш әнә ничек борылды, миңа гаилә бүләк итте. Мин хәзер ялгыз түгел, моның өчен Николай белән Татьянага рәхмәт. Алар сәламәт булсын дип көн дә телим», — дип әйтә Раиса Владимирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев