Иске Тәрбитнең мәктәп яны лагерена йөрүче балалар музейда булганнар
Кайбыч районының “Кояшкай” мәктәп яны лагереннан килгән балалар күп функцияле үзәк бинасында урнашкан музей почмагында кунакта булганнар.
Китапханәче Лариса Васильева һәм клуб җитәкчесе Любовь Тимофеева сөйләвенчә, балалар өчен элгәреге көнкүреш әйберләре һәм халык һөнәрләре турында бик кызыклы әңгәмә уздырылган.
“Әңгәмә барышында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, Аеруча балаларны чигү, йон эрләү, пешекчелек кебек халык һөнәрләре кызыксындырды. Кер юу, май язу җайланмалары, көянтә белән чиләкләр турында күп төрле сораулар бирде алар. Бу эшләрнең ничек башкарылуы, нинди материаллар кулланылуы турында күп сораштылар. Алар кайбер экспонатларны кулларына тотып карадылар. Бу балаларда зур кызыксыну уятты һәм аларның тарихка, халык мәдәниятенә карата мәхәббәтен арттырды. Бу экскурсия балаларның хәтерендә озакка сакланыр һәм аларның киләчәктә дә музейларга килергә теләкләрен арттырыр”, – дип сөйләделәр мәдәният хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев