Иске Тәрбитнең балалар мәктәп яны лагере үз эшен башлап җибәрде
Кайбыч районының Иске Тәрбит урта мәктәбе базасында урнашкан «Кояшкай» балалар мәктәп яны лагере үз эшен башлап җибәрде. Лагерь сменасы 21 көнгә исәпләнгән.
Мәктәп яны лагере-балалар өчен каникул вакытында ял итү өчен менә дигән урын. Биредә балалар күңелле вакыт үткәрү, дуслары белән аралашу, иҗади сәләтләрен үстерү һәм үзләрен яңа эшчәнлек төрләрендә сынап карау мөмкинлеге ала. Өстәвенә, мәктәп Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе федераль проектында катнаша һәм мәктәптә балаларның ялы һәм үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган.
“Аеруча, иҗади сәләтләрне үстерүгә игътибар бирелә. Балалар рәсем конкурсларында, әдәби укуларда, спектакльләр куюда һәм үз куллары белән эшләнмәләр ясауда катнаша. Бу һәр балага үз индивидуальлеген күрсәтергә һәм үз-үзенә ышаныч булдырырга мөмкинлек бирә”, – дип язалар Кайбыч районының мәгариф бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев