Иске Тәрбит мәктәбендә истәлек такталары ачылды
Кайбыч районының Иске Тәрбит мәктәбендә махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашлары –шушы мәктәпне тәмамлаган егетләр истәлегенә куелган мемориаль тактаны ачу тантанасы булды.
Ул батыр егетләр – Луганск һәм Донецк территорияләрендә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган Алмаз Батанов, Алик Алексеев, Эдуард Кротов һәм Юрий Тякмяков.
Чарада Кайбыч муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәния Петухова, район мәгариф бүлеге методисты Лилия Зиннәтуллина, һәлак булган хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары катнашты.
Ватан каршындагы бурычны соңгы сулышларына кадәр намус белән үтәгән бу геройларны авылдашлары да, мәктәп укучылары ңа, аларга белем һәм тәрбия биргән укытучылары да онытмас. Аларның якты истәлеге хәтерләрдә сакланыр.
Фотолар Иске Тәрбит мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев