Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Иске Тәрбит мәктәбендә Әфган сугышы ветераннары белән очрашу узган

Кайбыч районының Иске Тәрбит мәктәбе укучылары белән Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 37 еллыгын билгеләп үткәннәр.

Мәктәптә узган очрашуның кунаклары – әлеге мәктәпне тәмамлаган укучылар, Әфган сугышы ветераннары Алексей Русов, Владимир Лебедев, Владислав Тимофеев булган.

«Чит җирләрдә авыр сынаулар үткән бу кыю кешеләр, укытучыларына зур хөрмәт белән, мәктәп бусагасын яңадан атлап керделәр. Аларның һәрберсе үз укытучылары Григорий Захаровка рәхмәтле. Кунаклар мәктәп музеенда булдылар. Монда яшь йөрәкләр Ватанны сакларга омтылган, батырлык һәм каһарманлык күрсәткән еллар турындагы истәлекләр саклана.

Әфганчылар, мәктәп коридорларыннан үтеп, зур тормышка юллары башланган классларында кабат булдылар. Мәктәп укучылары ветераннарның хикәяләрен игътибар белән тыңладылап, сугыш фаҗигасен һәм тынычлык бәясен яхшырак аңларга тырыштылар», – дип сөйләде директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Лариса Камышова.

Очрашу җылы һәм күңелле үтте, анда катнашучыларның барысын да Ватанны саклаучыларга рәхмәт хисе һәм илебез тарихы өчен горурлык хисе биләп алды.

А.Акрымов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев