Иске Мәлкән халкы зират коймасын яңартты
Минзәлә районының Иске Мәлкән авылы халкы зиратка өмәгә җыелды.
Зиратларны чистартып, тәртипкә китереп тору - һәрберебезнең изге бурычы. Еш кына, авылларда зиратта узган өмәләр турында язабыз. Мондый уртак эштән беркем дә читтә калмый. Минзәлә районының Иске Мәлкән авылында да зиратны карап, корган агач-куаклардан чистартып тору – элгәредән үк килә торган яхшы гадәтләрнең берсе.
Көзге кояшлы көндә Иске Мәлкәннең булдыклы ир-егетләре өмәгә җыелды. Алар зиратны яңа койма белән әйләндереп алдылар. Бу изге эшне авыл халкы үз акчасына башлаган иде, шулай ук читтә яшәгән авылдашлар да теләп кушылды. Быел исә моңа үзара салдым акчасы да кушылды. Кирәкле материалны авыл җирлеге башкарма комитеты шәһәрдән кайтарткан.
Зират коймасын койганда ир-егетләр туктап, тамак ялгап та алдылар. Уртак эш арасында, өйдән термосларга салып алып килгән чәй, тәм-томнан бергәләп авыз итү бердәмлекне тагын да арттыра, көч өсти.

.jpeg)
Гомумән, Иске Мәлкән халкы өмәләрдә дә, авыл тормышы өчен файдалы башка эшләрдә дә һәм бәйрәмнәрдә дә бердәм бергә.
Фото: Мәкфия Калинина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев