Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Иске Мәлкән мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәрне көн яңалыклары белән таныштыра

Минзәлә районының Иске Мәлкән мәдәният хезмәткәрләре авылда яшәүче иң өлкән кешеләр – икесе дә 91 яшендәге Анна Викторова һәм Нина Петроваларның хәлләрен белгәннәр.

«Аларны көн яңалыклары белән таныштырдык, көндәлек кирәк-яраклары бармы-юкмы икәнен ачыкладык. Әңгәмәбез авылыбызның тарихы, йола-гадәтләре турында барды. Анна түти  узган заманнарны искә алып, яшь чагында җырлап-биеп йөргәннәрен сөйләде. Нина түти исә кул эшләре белән шөгыльләнүе хакында әйтте», – ди клуб җитәкчесе Светлана Упаева.

 Мәдәният хезмәткәрләре әйткәнчә, апаларның сөйләгәннәре, авылның үткәнен чагылдырган хәзинә кебек. Сүзләрендә яшәү дәрте, тормышның ачысы белән татлысы, күп еллар дәвамында тупланган акыллы фикерләр ярылып ята.

Анна түти авылның борынгы бәйрәмнәрен, туй йолаларын, халык көйләрен искә төшегән. Нина түтинең кул эшләре турындагы сүзләре исә, яшь буынга милли бизәкләрне, чигү сәнгатен, туку осталыгын өйрәнүнең мөһимлеген аңлатырга ярдәм итә.

Светлана Упаева фотолары.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев