Хәбәрләр

Иске Карабаяннан фольклор ансамбле«Түгәрәк уен + Блогерлар сабан туе»нда катнашты

Теләче районының Баландыш авылында, дүртенче тапкыр “Түгәрәк уен + Блогерлар сабан туе” дип исемләнгән фольклор бәйрәме узды.

Бәйрәм кунаклары  һәм блогерлар  уен-ярышларда катнашып үз күңелен күрде.  Бәйрәм чарасын Караширмә, Олы Мишә, Иске Карабаянның "Беләзек", Түбән Саурыш, Баландыш авылллары һәм  Арча  районыннан килгән фольклор коллективлар бизәде. 

Чарабызда зур кунаклар – район башлыгы Айрат Фатхуллин, «ТАТМЕДИА» республика массакүләи мәгьлүмат чаралары җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Теләче якташлар җәмгыяте рәисе Ирек Даутовлар катнашты.

- Бүген менә районыбызда, чын мәгьнәсендә зур бәйрәм. Инде дүртенче ел җыелабыз шушы җыенга. Бик зур рәхмәт оештыручыларга, иганәчеләргә, – диде район башлыгы чараны ачып җибәреп.

Бәйрәм чарасын Татарстан Республикасының халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм  райондашыбыз Гөлүс Хәбибрахманов матур җырлары белән бизәде. 

 

 

Илнур Валиуллин фотолары.

 

Теләче-информ

 

 


Нет комментариев