Иске Карабаянда ветеранны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар
Теләче районының Олы Нырсы авыл җирлегенә караган Иске Карабаян авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Сергей Степанович Макаровны якынлашып килүче Бөек Җиңү көне уңаеннан котладылар.
Сергей Степановичны бәйрәм белән котларга авыл җирлеге хезмәткәрләре, мәктәп җитәкчелеге һәм укучылар да килгән. Бу очрашу Сергей Степанович өчен дә, килгән кунаклар өчен дә бик җылы һәм истәлекле булган.
«Укучылар ветеранның тормыш юлы, сугыш елларындагы авырлыклар һәм тылда эшләүнең әһәмияте турында сораштылар. Сергей Степанович, үз чиратында, яшь буынга тынычлыкның кадерен белергә, Ватанны яратырга һәм киләчәккә ышаныч белән карарга өндәде. Аның сүзләрендә тирән акыл һәм тормыш тәҗрибәсе чагылды», – дип хәбәр иттеләр Теләче яңалыкларында.

Фото: Теләче яңалыклары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев