Авыр тормыш ачысын татыган ветераннарының батырлыгы һәрвакыт хәтердә саклана.
Менделеевск районының Иске Гришкин авыл җирлеге башлыгы һәм мәдәният йорты, китапханә җитәкчеләре тыл хезмәтчәне Зинаида Будринаны якынлашып килүче – Җиңүнең 80 еллыгы белән котлаганнар.
“Аңа озын гомер, иминлек, һәр көне якыннарының җылысын тоеп үтүен теләдек. Зинаида Александровна, елмаеп, кунакларның һәрберсенә рәхмәтен белдерде. Аның күзләрендә шатлык һәм бер үк вакытта узган елларның сагышы чагыла иде. Ул сугыш чорындагы авырлыкларны, тылда көн-төн эшләгән вакытларын искә төшерде”, – диде китапханәче Галина Бармакова.
Нет комментариев