Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Иске Гришкин гармунчылары төбәкара халык иҗаты фестивалендә катнаштылар

20 февральдә Менделеевскиның «Атмосфера» мәдәни-күргәзмә үзәгендә Сәйтәк авыл клубы оештырган «Баян-гармун» IV төбәкара халык иҗаты фестивале узды.

Анда халык музыкасын чынлап яратучылар җыелды. Быел фестиваль үз урынын үзгәртте: ике ел ул Сәйтәк авылында үткәрелде.

Талантларын күрсәтергә Песәй, Бәзәкә, Монашево, Илнәт, Иске Гришкин авылларыннан һәм Менделеевск шәһәреннән, шулай ук Удмуртия республикасыннан осталар җыелды. Катнашучыларны Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Юлия Рыбакова котлады.

Музыка һәм сәнгать бәйрәме халык мәдәниятен һәм традицион башкаруны яратучылар өчен чын вакыйгага әйләнде. Тамашачылар баян һәм гармунда иң яхшы музыкант-башкаручыларның чыгышларыннан, халык җырларыннан алып заманча композицияләргә кадәр әсәрләрне тыңладылар. Иң яшь катнашучыга - 7 яшь, иң өлкәненә - 75 яшь.

Залда бәйрәмнең үзенчәлекле атмосферасы хөкем сөрде, ул буыннарны берләштереп, тамашачыларга халкыбызның бай һәм уникаль мәдәни мирасын искә төшерде. Бәйрәмдә Иске Гришкин авылы мәдәният йортыннан акомпаниатор Михаил Мокеев һәм керәшен халык фольклор ансамбле «Бигәш» солисты Иван Алексеев та катнаштылар.

Фото: Старогришкинский СДК
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев