Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Иске Гришкин авылы мәдәният йортындагы музейда кунаклар булган

Керәшен мәдәнияте музеенда «Җирем минем» дип аталган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган күргәзмә оештырылган.

Бу чара – Бөек Җиңүнең әһәмиятен искә төшерү, Ватанны саклаучыларның батырлыгын хөрмәтләү һәм яшь буында патриотизм тәрбияләү өчен мөһим адым. Күргәзмәгә матушка атна көн мәктәбенә йөрүче баларны да алып килгән. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Мария Япаева, Виктор Япаев аларга һәр экспонатны күрсәтеп, алар турында аңлатма биргәннәр.

“Күргәзмәдә катнашучы балалар керәшеннәрнең сугыш елларындагы батырлыгы, авырлыклары һәм җиңүгә керткән өлеше турында белделәр. Музей экспонатлары, фотосурәтләр һәм документлар сугышның авыр елларына сәяхәт итәргә мөмкинлек бирде. Экскурсия барышында кунаклар керәшен мәдәнияте белән таныштылар, аның тарихы, гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында ишеттеләр”, – дип сөйләде Иске Гришкин авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Клавдия Михайлова.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре музейга килүчеләрне махсус хәрби операциядәгеләр өчен челтәр үрү, окоп шәмнәре ясау эшләре белән дә таныштырганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев