Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ирина МУЛЛИНА (ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА): «15 ел элек башлаган эш дәвамлы булып, тагын да ныграк киңәйсен иде»

Яшьләр хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе Ирина Муллина. Аннан 15 ел элек башланылган эшләре турында сораштык. Хәзерге көндә Ирина Айдаровна Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең бүлек җитәкчесе.

— 2009 елда «Кряшены-Керәшеннәр» төркеменә очраклы эләгеп, үземә яңа дөнья ачкандай булдым. Бу төркемдә керәшеннәр буенча фотолар, үзара фикер алышулар күп иде. Төркемнең активлары керәшен яшьләр булуы сөендерде. Аларның үз халкын яратулары, патриотлыгы һәм актив позицияләре сокландырды. Беренче очрашуга 20ләп кеше килде. Бер-беребез белән таныш булмасак та, беренче минуттан ук күптәнге дуслар кебек аралаша башладык. 

Яшьләрнең ВКонтактедагы активлыгын республика керәшен оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова күзәтеп барган. Ул оешманың идарә утырышында яшьләрне туплап, форум уздырырга дигән бурыч куйган. 

Мондый масштаблы чара уздыру буенча безнең тәҗрибә, кирәкле белемебез булмаса да, шәп форум уздыру теләге көчле иде. Оешма җитәкчесе Иван Михайлович Егоров белән Людмила Даниловнаның ныклы ярдәме белән, әлеге эшне башкарып чыктык. 

Форум вакытында Людмила Даниловна тырышлыгымны күреп, «Туганайлар» газетасына эшкә чакырды. Анда 8 ел эшләгәннән соң, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә күчтем. 2011 елдан Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены булып торам. Кайчандыр язмышымның керәшен яшьләре хәрәкәтенә алып килгәненә шатмын, монда күп дуслар, үз эшемне таптым, һәм, булачак ирем Анатолий Муллин белән танышып, гаилә кордым. 

Без башлаган эшнең дәвамлы булуын һәм тагын да ныграк киңәюен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев