Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ирина Андреевна:«Туганайлар»ның һәр санын укып, редакция хезмәткәрләре белән хәбәрләшеп яшибез»

Лаеш районындагы Макаровка җирлегендә 500ләп керәшен яши торган Ташкирмән авылы бар. Авыл мәктәбе укытучысы Ирина Киселева редакциябез белән һәрвакыт элемтәдә тора.

Ирина Киселева Ташкирмән мәктәбендә укыта.

«Каенанам да өч ул тапкан, шуңа, мин үземне аңа охшаганмын дим. Мәктәптә укып йөргән елларда бер дә авылда калырмын димәдем. Арча педагогия училищесын тәмамлап, кияүгә чыккач, шәһәргә китү турында уйламадым да. Әллә укыган чакларымда авылны нык сагыну үзенекен иттеме. Авыл җирендә яшәү җиңел димим, шулай да зарланмыйм. Матур яшибез. Без яшь чакта кызлар, укып бетерүгә, кияүгә чыга иде. Хәзер карьера өчен тырышалар, ашыкмыйлар. Ә без, сыер сава, юньләп ашарга пешерә белмәгән килеш, авылда төпләнеп калдык. Аллага шөкер, тормыш барысына да өйрәтте. Әти-әниләр булышты. Балаларга да авылда калырга киңәш итәбез. Үз авылыбызга ук кайтмасалар да, Казан тирәсендәге бер поселоктан өй сатып алдылар. Хәзер авылда яшәве рәхәт – газы, суы кергән, мунчасы да өйдә. Авылда эш булмаса, хәзер үзмәшгульлек модага керде, районда да эш бетмәгән. Мин үзем дә өч балалы гаиләдә үстем», – ди ул.

«Туганайлар»ның һәр санын укып, редакция хезмәткәрләре белән хәбәрләшеп яши Киселевлар. Ирина Андреевна:

«Газетаны бик яратып укыйбыз. Йола-гадәтләребез, күренекле кешеләребез, керәшеннәр дөньясындагы яңалыклар белән танышабыз. Кеше язмышлары, шигырьләрне дә укырга бик рәхәт», – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев