Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Ирактагы фестивальдә керәшен кызлары чыгыш ясады

12-19 апрельдә халыкара XII «Вавилон» мәдәният һәм сәнгать фестивалендә «Алабуга» халык җыр һәм бию ансамбле Россия данын яклады.

Ирактагы борынгы Вавилон шәһәренең таш амфитеатры сәхнәсендә беренче мәртәбә чыгыш ясаган «Алабуга» ансамбленә йөрүчеләр арасында керәшен кызлары да бар. Алар — Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжының хореография бүлеге студентлары Полина Григорьева, Радмила Вәлиуллина. III курста укучы бу кызлар — Түбән Кама шәһәреннән. 

Радмила — «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллинаның кызы. 6 яшеннән шәһәрдәге «Нардуган» ансамбленә йөргән. Ул әле колледжда уку белән беррәттән, «Тулпар» ансамблендә Некрасов казаклары биюен дә куйган. Сүз уңаеннан, Радмилалар 19 апрельдә Ирактан илебезгә самолётта кайтып килгәндә бу биюнең премьерасы Халык иҗаты йортында күрсәтелгән. 

 

Полина 31нче гимназиядә укыганда керәшен тарихын өйрәнә. Укытучысы Алевтина Даутова җитәкчелегендә фәнни эш белән шөгыльләнеп, Түбән Кама төбәге керәшеннәре турында күп мәгълүмат туплый, конференцияләрдә чыгыш ясый.

«Алабуга» ансамбле җитәкчесе — Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы педагогы, Татарстанның атказанган артисты Диләрә Мироваева. Аның әтисе Владимир озак еллар дәвамында Алабугадагы шушы колледжда укыткан. Композитор, музыкант карендәшебез Владимир Мироваев –  Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылыннан. 

Диләрә Владимировна Россиянең ОТР каналындагы туры элемтәдә «Вавилон» фестивале, анда 60 илдән җыелган талант ияләре чыгыш ясаганы турында сөйләде. «Алабуга» ансамбле, Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, сугыш чоры җырларын, халык көйләрен, биюләрен башкарган. 

Бу — Россия артистларының соңгы ун елда Иракта беренче чыгыш ясаулары. «Вавилон» фестивалендә Европа, Азия, Якын Көнчыгыш илләреннән сәләтле яшьләр катнашкан. Аны Ирактагы «Рус йорты» ярдәмендә, шул ил җитәкчелеге оештырган. «Рус йорты» бу иҗат фестивалендә рус мәдәниятенә дә зур урын бирелүенә ирешкән. Фестиваль көннәрендә 5 мең кешелек амфитеатр тамашачы белән тулган. Кеше күп булганлыктан, хәтта амфитеатрдан читтә дә зур-зур экраннар көйләгәннәр.

 

 

«Алабуга» кызлары Домодедово самолёт трабыннан төшүгә үк, иртәнге 4тә аэропортта репетиция уздырганнар, чөнки аларны Казанда республикакүләм «Созвездие»-«Йолдызлык» конкурсы көтә иде.

Фотода (сулдан уңга): Радмила Вәлиуллина, Азалия Зарипова, Полина Григорьева — рус халык биюен башкарганнан соң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев