Йолдызнамә: тиздән күтәрелеш вакыты җитәр
19-25 сентябрьгә йолдызнамә
Кучкар (21 март — 20 апрель). Мәхәббәт сезгә канат бирер. Сөю хисләрендә янып, үзегездә иҗат итәр өчен яңа сәләтләр ачарсыз һәм алар бик уңышлы нәтиҗәләр бирер. Әлеге бөек хис сезне яхшы якка үзгәртү ихтималы бар.
Үгезбозау (21 апрель — 20 май).Сездә тауларны борырга сәләтле көч барлыкка килер. Вак-төяк эшләрне төгәлләгәч, зур эшчәнлеккә тотынырсыз. Бу көннәрдә ару хисе бөтенләй сезгә хас түгел.
Игезәкләр (21 май — 21 июнь). Сез тормышның төрле якларын күргән шәхес: биеклектә очуны да, җиргә атылып төшүләрне дә. Әлеге тәҗрибәгезне башкаларга да җиткерегез, ләкин өйрәтү түгел, ә киңәш формасында.
Кысла (22 июнь — 22 июль).Башыгыздагы уйлар кайный-кайный тиздән парга әйләнеп юкка чыгарга мөмкиннәр. Адым ясамыйча, ахырын белмәячәксез. Нәтиҗәсе нинди генә булса да, «Мин тырышып карадым» — дип әйтә аласыз.
Арыслан (23 июль — 23 август). Бәхәс һәрвакытта өч яклы була: сезнең дөреслек, башка кеше дөреслеге һәм чын дөреслек. Шуңа күрә ыгы-зыгыны чишкәндә, бер-берегезгә каршы уйнамагыз, ә кушылып чын дөреслекне аңларга тырышыгыз.
Кыз (24 август — 23 сентябрь). Ялларны дуслар һәм туганнар белән үткәрү, киләсе атна өчен сезнең кәефне дә күтәрер, аларныкын да. Ярату хисләрен күрсәтергә яратмасагыз да, бер-ике матур җылы сүз әйтергә тырышыгыз.
Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь). Сез кич белән ашарга пешергәндә яисә кино сайлаганда икеләнәсез. Ләкин бу тормыштагы бөтен адымнарга да кагылмый. Һәрбер сайлауга бик җитди карыйсыз. Бу бер яктан әйбәт, ләкин икенче яктан тормышыгызны катлауландыра.
Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь). «Мин һәрвакыт дөрес» уенында сез үзегез генә уйныйсыз. Үз фикерендә төгәл тору ул әлбәттә әйбәт, ләкин һәрбер очракта түгел. Башка кешеләрнең фикерләренә колак салып карагыз, аларның тәҗрибәсе сезгә бик күп яңа мәгълүмат бирергә мөмкин.
Укчы (23 ноябрь — 21 декабрь). Атна эчендә сезне башыгызда бик күп яңа сораулар туган булырга мөмкин һәм алар әле дә җавапсыз. Аларны чишәргә тырышып, бөтен энергиягезне сарыф итеп бетердегез. Шуңа ялларда алардан «ял» алыгыз.
Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар). Мәче булсагыз, сез тугыз гомерегезне бер атна эчендә яшәп бетергән булыр идегез. Кыю, курку белмәс булу әйбәт, ләкин сез һәр көнегезне соңгы көнегез сыман яшисез. Киләчәкне дә уйлау файдага булыр.
Сукояр (21 гыйнвар — 19 февраль). Төшләрегезгә игътибарлы булыгыз, алар сезнең күңел халәтегезнең көзгесе. Куркыныч төшләр белән саташсагыз, йоклый алмасагыз, эчке халәтегезне тынычландырыгыз.
Балык (20 февраль — 20 март). Сезнең тынлык чоры башлану ихтималы бар. Артык көч сарыф итәсе килмәс, күңел төшенкелеге дә сизелер. Бу сазлык түгел, көч җыю вакыты гына. Тиздән күтәрелеш вакыты җитәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев