"Без бу проектны милли мирасыбызны, асылыбызны башкаларга күрсәтү һәм керәшен җанлы, халкыбыз өчен янып-көеп йөрүче иҗатчыларны барлау максатыннан оештырдык. Аның керәшен культурасын, бай мирасын халыкка таратудагы әһәмияте зур булуын да ассызыклап үтәргә кирәк", - диде марафонны алып баручы, "Туганайлар" газетасының баш редакторы Юлия Губина.
Мәдәни үзәктә III керәшенчә марафон проектына нәтиҗә ясалып, катнашучыларын бүләкләү тантанасы узды.
Анда хөрмәтле кунаклар - Татарстан Республикасы төбәк керәшен оешмасының исполком җитәкчесе, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина, фольклорчы, галим күренекле карендәшебез Геннадий Макаров, Чистай керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары, ТР Эчке эшләр министрлыгының отставкадагы полковнигы Алексей Ефимов һәм карендәшебез ТР Эчке эшләр министрлыгының отставкадагы полковнигы Валерий Харитонов чакырылган иде.
Бәйрәм кунакларын сәламләп, Людмила Белоусова марафонның халык көткән проект икәнен ассызыклады:
«Бүген барыбыз өчен зур бәйрәм. Беренче марафондагыга караганда, катнашучылар саны быел шактый күбрәк. Марафонны карап бардык, киләчәктә вакыт табып, үзем дә катнашырга уйлап торам. Бу бик кирәкле, уңышлы проект. Моның өчен «Туганайлар» газетасы хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтлемен. Бу халык көткән проект. Сез марафончылар гына түгел, сез – безнең асыл затларыбыз. Яшьләрнең кушылуы бик тә сөендерә», – диде Людмила Даниловна.

"ТАТМЕДИА" АҖе PR-директоры Ләйсән Сафина:
"Иң беренче чиратта үзебезнең "Туганайлар" редакциясе турында әйтеп үтәсем килә. Алар өченче ел рәттән марафон да үткәрәләр, «ТАТМЕДИА» каршында зурлап медиа-Питрау да оештыралар. Алар газета форматында, социаль челтәрләрдә генә түгел, оффлайн күләмдә дә подписчиклар белән еш очрашып торалар, чаралар уздыралар. Бүген монда заллар тутырып килүегез зур сөенеч. Киләчәктә дә мондый очрашулар, яшьләрнең мондый проектларга тартылуы кимемәсен иде. Бу оештыручыларның эшенең нәтиҗәсе".

Геннадий Макаров керәшенчә марафонның халкыбызның мирасын барлауда, туплауда роле зур булуың ассызыклады.
«Без мондый проектлар аша аралашабыз, үзебезнең мирасыбызны барлыйбыз. Элгәре безнең тарихны галимнәр өйрәнсәләр, марафонда ачыкланганча, хәзер сез аларны эзләнеп, табып халыкка җиткерәсез. Бүген залда безнең җәмгыятьнең иң алдынгы, иң үрнәк, күңелләрен салып, булсын дип йөрүчеләр җыелган. Сезгә зур рәхмәт!», – дип сөйләп узды Геннадий Михайлович.

Әлбәттә, марафончыларга да сүз бирелде. Марафонны оештыруда, аның үтәлешен күзәтеп торуда зур ярдәм итүче, Усали мәктәбе укытучысы -- Лидия Пасыева да үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерде. Мондый марафоннарны киләчәктә ничегрәк уздыру мәсьәләсенә дә тукталды.

«Сүземне Минтимер Шәймиевның «Без булдырабыз дигән сүзләреннән башлыйсым килә. Без, чынлап та, булдырдык. Әлеге марафонда шактый гына саллы материаллар язылды. Алар «Туганайлар» газетасында басылды, алга таба да басылыр. Әлбәттә, бер дә кимчелексез, ялгышларсыз булмый. Шулай да, киләсе елларда болар төзәтелер дип ышанып калам. Керәшен сүзләрен дөрес языйк, дөрес сөйләшик. Керәшеннәр без күп түгел, үз-үзебезне күрсәтмәсәк, керәшенлегебезне сакламасак, дөрес булмас иде», -дип сөйләде Лидия Семёновна.
Шулай ук, Мамадыш районының данлыклы Албай авылыннан Любовь Мишуринаның үз авылларының геройлар турындагы, Казаннан Елена Данилованың «Үткәннәргә хат» темасына язылган язмасын, Түбән Камадан Ирина Калмыкованың "Гаиләм мирасы" темасын ачып, үз өстендәге борынгы тамакса, күлмәкләре турында, Питрәч районының Көек авылыннан Светлана Максимованың чыгышларын да тыңладык. Светлана Максимова керәшен хатын-кызларына тагын да берләшеп, балаларга керәшенчә тәрбия бирү, йорт-җирне алып бару, гаилә учагын саклау, мирасыбызны барлап, балаларга тапшыру кебек житди мәсьәләләрне бергә уртага салып, фикерләшеп эшләргә кирәклеге турындагы фикерен әйтте. Аны залда утыручы марафончылар хуплап алды.
Чарада махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезне дә искә алып, аларга исәнлек-саулык теләдек. Марафончылар арасында Мөслим районыннан волонтёр Людмила Игошева хәрби егетләребезгә нинди ярдәм кирәклеге хакында сөйләде. Егетләр өчен әзерләнә торган киптерелгән ашлар, хуш исле чәйләр, кием-салым һәм гигиена кирәк-яраклары турында аңлатты.
Марафончылар арасында улы махсус хәрби операцияда булган Зоя Шипшова да сәхнә түренә чакырылды. Ул Питрәч районының Кәвәл авылыннан. Зоя түти балаларын көтүче барлык аналар исеменнән борчулары турында әйтеп узды. "Дөньялар тизрәк тынычланып, улларыбыз, ирләребез тизрәк яннарыбызга кайтсыннар иде", -диде ул.


Әлеге чараны матурлап, талантлы җырчы кызларыбыз – Татарстанның атказанган артисты Марина Карпованың һәм халыкара конкурслар лауреаты Надежда Игнатьеваның җырлауларын һәркем бик җылы кабул итте. Алар туган илне, Ватанны ярату турында җырлар башкарды.
Катнашучыларның барысына да Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Истәлекле бүләкләр арасында – керәшенчә язылган балалар өчен Библия һәм иманнар кенәгәсе, язучы Зинаида Захарованың яңа шигырьләр җыентыгы һәм баш яулыгы бар иде.


Ә соңыннан, барлык катнашучылар да бергәләшеп чәй табынына утырды. Анда да кызыклы сөйләшүләр, җырулар дәвам итте.
"Туганайлар" газетасы редакциясе әлеге марафонны оештыруда төп спонсор булган республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровка зур рәхмәт белдереп, тау итә. Шулай ук, марафончыларны җылы кабул итүче Я Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә, редакцияне яңадан-яңа идеяләргә канатландырып торучы "ТАТМЕДИА" АҖе җитәкчелегенә зур рәхмәт!
ФОТОРЕПОРТАЖ
vk.com/album-11373411_30698...
Марафончылар белән очрашу кичәсе турында тулырак газетабызның киләсе саннарыннда укырсыз.


Нет комментариев