Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яшьләр хәрәкәтенә нигез салучының берсе Антон Байрашев: «15 ел эчендә башкарылган эшләрне күреп шаккаттым»

Апрель ахырында Казанда V Керәшен яшьләре форумы узды. Кунаклар арасында Яшьләр хәрәкәтенә нигез салучының берсе Антон Байрашев та бар иде. Форум турындагы уй-фикерләре белән дә уртаклашты.

I Керәшен яшьләре форумыннан соң керәшен хәрәкәтеннән бераз читләштем: илләр буенча сәяхәт иттем, башка халыклар культурасын өйрәндем. Бу ел башында керәшен дусларым белән очраша торгач, яңадан керәшен дөньясына кереп киттем. 

V Керәшен яшьләре форумына килсәк, «Бәрәкәт» яшьләр бүлегенең яңа җитәкчесе бик ошады. Игорьнең төпле планнары бар, миңа калса, анда башкаларны берләштерә ала торган сыйфат бар. Ул сайлаган эш юнәлешләре дә кызыклы. 

Шушы 15 ел эчендә башкарылган эшләрне күреп шаккаттым. Уңышлы проектлар шактый. Бер момент бар, әлеге форум — яшьләр форумы. Шуңа да ниндидер заманча сулыш, креативлык, яңалык җитеп бетмәде. Барысы да традицион форматта узды. Партия эше кебек булып китте. Әгәр дә шәп проектлар булуын теләсәк, иркенлек, яшьләрнең үз фикерләрен әйтүләре кирәк. Миңа шул җитеп бетмәде.

Үз чыгышым вакытында яшьләрне күзәттем. Без алар кебек булганда, башыбызда меңләгән идея, ләкин тормышка ашырырга мөмкинлек, финанс юк иде, ә хәзер киресенчә. Күбесе нәрсә теләгәнен белми, күзләрендә ялкын юк.

Яшьләргә шуны әйтәсем килә: хәзер мәгълүмат күп, акылны эшкә җигеп, үзегез өчен мөһим булганын сайлып ала белегез. Әгәр ул үзебезнең традиция, йолалар һәм культура белән бәйле булса, тагын да шәбрәк. Моның өчен «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге дә ярдәмгә килер дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев