Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Янсуарда әфганчылар белән очрашу булган

15 февральдә илебездә Әфганчылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Питрәч районының Янсуар авылында «Әфганстан — йөрәк ярасы» дип исемләнгән очрашу кичәсе узган.

Бу очрашуга төрле елларда Әфганстанда хезмәт иткән ир-егетләрне тормыш иптәшләре, туганнары белән бергә җыйганнар. Әфган сугышында Янсуар авылыннан барлыгы 12 ир-егет катнашкан.

«Очрашуны Изге Покрау чиркәвеннән башладык. Туган якны өйрәнү музеенда да булдык. Әфган сугышында катнашкан авылдашларыбыз барысы да исән-сау туган якларына әйләнеп кайттылар, тыныч тормышта гаилә корып, балалар үстереп, бүгенге көндә оныкларына куанып гомер итәләр. Ә инде арабыздан киткәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алдык. Берсенең хатыны иренә багышлап җыр да җырлады. Аны инде күз яшьләре белән тыңлады...», — дип язды Янсуардан Екатерина Яковлева.

Янсуарда туып-үскән Римма Борисова очрашуга багышлап махсус шигырь дә иҗат иткән: 

Әфган сугышыннан сон...

Бик еракта калган ул көннәрне 
Әфганчылар саклый күнелдә... 
Күпме яшь түгелгән ул елларда 
Ничә чакрым юллар үтелгән?! 

Бер белмәгән Әфган якларына
Китеп барган япь- яшь солдатлар,
Исән йөреп кайтсын балалар дип, 
Гел теләктә булган аналар.

Ике елдан бары кайта алган 
Туган якларына егетләр, 
Күгәннәре бары төшкә керә, 
Яра булып яши хәтердә. 

Илгә кайткач, матур тормыш төзи,
Балалары — тормыш дәвамы... 
Кайберәүләр инде арада юк,
Ни кызганыч, гомер санаулы. 

Әфганчылар күнел белән анлый 
Сугышларнын ачы афәтен, 
Илләр имин, көннәр тыныч булсын, 
Һәркем күрсен тормыш рәхәтен. 

«Әфган җирендәге сугыш егетләрнең ихтыяр көчен ныгытканын, дуслыкның кадерен белергә өйрәткәнен очрашу барышында нык сизелде. Елаштык та, җырлаштык та, балачакларны искә төшереп сөйләшеп утырдык. Очрашуга килгән батыр авылдашларыбызга рәхмәт. Саулык — сәламәтлек, җан һәм күнел тынычлыгы, гаилә бәхете телибез», — дип әйтте Екатерина Яковлева.

Әлеге очрашу чәй табыны артында дәвам иткән.

Екатерина Яковлева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев