Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яңа Усыдан Маргарита Кондратьева: «Сузып җырлый торган керәшен җырлары минем күңелләремне айкый»

Мөслим районының Яңа Усы авылыннан булган Маргарита Идиятуллина-Кондратьева керәшенчә марафонда катнашып, кадерле мирасыбыз турында язды.

Әти-әниемнең җырларын тыңлап үскәнгәдер, сузып җырлый торган керәшен җырлары минем күңелләремне айкый, аларны тыңлаганда күңелем тула.Шулкадәр эчтәлекле, моңлы безнең керәшен җырулары. Керәшеннәрнең күркәм холык-фигыле, күңел байлыгы нәкъ менә аның җырларында чагыла. Бу җырлар буыннан-буынга күчеп, гасырлар аша бүгенге көннәргә килеп җиткән.

Авылның өлкән кешеләре сүзләренә караганда, аларның кайберләре чыгарылуга ике гасыр вакыт үткән. Күбесе юкка да чыккан. XX гасыр урталарында авылның кайбер кешеләре аны язып саклый башлаганнар. Шуннан соң халык һәр ишеткән җыруны язып куйган. Бу җырулар авыл халкының йола-гадәтләрен чагылдырган. Һәр яңа буын үзе иҗат иткән җырларны да өсти барган. Әнә шулай халык үзе иҗат иткән җырларны кадерләп саклый.
Алар арасында авылга багышланган җырулар аерым урын алып тора.

Яңа Усы авылы урман буенда урнашкан, шуңа күрә авыл турындагы җырулар урман белән бәйләнешле:
Кырым ямьле, ямьле урманнарым
Бормаланып ята юллары.
Киң урамда кызлар бер җырласа,
Яңгырап китә Усы буйлары.
Усы буйкайлары ла ай наратлык,
Наратлыкта бадиан тараттык.
Холык-фигыльләрен лә ай белмәдек,
Төскә матур булганга яраттык.
Бу җыруларда авылны өзелеп ярату да, горурлану да, киң күңеллелек тә бар. Халык үз авылының чын ватан пәрвәре дә
Авыл кайчан матур була? Халкы рәхәт яшәгәндә, хезмәт белән ялны, уен-көлкене бергә алып бара белгәндә. Ә Усы халкы моны аңлый.
Усы урамнарын ла без үтәек
Яшелкәй дә ефәк сүтәек.
Әйдәгез, дускайлар, җырлашаек,
Җырламыйча ничек түзәек?
Усы урамнары ла ай пыяла,
Басканнар да саен уала.
Безнеңкәй дә узган гомеребез
Җырлапкай да гөрләп юана.
Усы халкы – туганлык хакын хаклый белә торган халык. Якын туганы белән генә түгел, ерак туганнарын да җиденче буынына кадәр барлый, алар белән дә йөрешә, кунак итә.

Мәсәлән, Кондратьев, Смелов, Тазов фамилияләрен йөртүче 15-16шар гаилә бар. Аларны тикшерсәң, ничәнчедер буынга җиткәндә, туганлык җепләре ачыклана. Алар үзләре белә һәм туганлык җепләрен күз карасыдай саклыйлар. Шуңа күрә туганнарга багышланган җырлары да күп.
Басма өскәйләрендә бала үрдәк
Бодайлар да ашап түлләнгән.
Сезнеңкәй лә белән без икебез
Бер бишеккәйләрдә тирбәлгән.
Түтәлкәй лә түтәл суганым
Аның арасында куш суган..
Ничек кардәшләр? – дип сорасагыз,
Безнең әнекәйләр бертуган.
Безгә, авылдашларына, шушы матур җырлардан торган "Керәшен халкы җыру суза" исемле җыентык бүләк иткән авылдашыбыз Елизавета Митюшкинага тирән рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Шулай эшләгәндә җырларыбыз һичшиксез киләчәк буынга мирас булып калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев