Яңа Усыдан Юмагуловлар бәхетле гаилә серен ачтылар
Хәбәрләр

Яңа Усыдан Юмагуловлар бәхетле гаилә серен ачтылар

Мөслим районының Яңа Усы авылында быел 5 гаилә юбилейларын уздыра. Алар арасында 30 ел бергә яшәүче Надежда һәм Эдуард Юмагуловлар да бар.

30 ел бергә яшәүче Надежда һәм Эдуард Юмагуловлар ике бала тәрбияләп үстерә. Ә бүгенге көндә алар бәхетле әти-әни генә түгел, ә  әби белән бабай да. Гаилә бәхете серен һәркем үзенчә аңлый. 

«Тату гаилә булсын өчен – мәхәббәт, бер-береңне күз карашыннан ук аңлау, ишетә белү мөһим. Авыр чакта да бергә булырга кирәк. Гаилә традицияләрен балаларыңа, оныкларыңа өйрәтү, гаиләдәге бар кешегә карата хөрмәт булырга тиеш икәнен дә онытмаска кирәк», – дип сөйли Юмагуловлар.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев