Яңа Усы мәктәбе укучылары өлкәннәргә ярдәм итә
Хәбәрләр

Яңа Усы мәктәбе укучылары өлкәннәргә ярдәм итә

Мөслим районының Яңа Усы мәктәбенең «Беренчеләр хәрәкәте», «Профилактика отряды» һәм «Юнармия» вәкилләре өлкән яшьтәге авылдашларының ишегалдыннан карны җыештырырга ярдәм иттеләр.

Укучылар тиз арада Клара Тимофеевнаның йорт тирәсен кардан чистартып, чыгып йөрергә сукмак ясап куйдылар.

«Бу изге эшегез өчен барлык укучыларга һәм, әлбәттә, балаларын игътибарлы, тырыш итеп тәрбияләгән әти-әниләргә зур рәхмәт белдерәм», – дип озатты аларны Клара түти.

Бу көнне укучыларның бердәмлеге һәм ярдәмчел рухы аеруча сизелеп торды. Аларның һәрберсе үз өлешен кертте, бергәләшеп эшләгәндә эшнең күпкә җиңелрәк һәм күңеллерәк булуын аңладылар.

Клара Тимофеевна, үз чиратында, яшьләрнең энергиясе һәм эчкерсез ярдәме өчен бик рәхмәтле булды, аларның эчкерсез елмаюлары һәм активлыгы аның күңелен җылытты.  Мондый игелекле гамәлләрнең даими булса иде, чөнки алар җәмгыятьне тагын да ныграк һәм дус итә.

Фото: Надежда Михайловна

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев