Яңа Усы авылында Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек эшләре кайный
Шушы көннәрдә Мөслим районының Яңа Усы авылындагы обелискка косметик ремонт ясалды.
Иң беренче игътибар төп объект – хәтер обелискына юнәлдерелгән. Тирә-яктагы территорияне тәртипкә китереп, буяуларын яңартканнар.
«Авыл җирлеге җитәкчелеге, мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы бергәләшеп башкара бу эшне. Буяу өчен яңа материаллар сатып алынды, геройларның исемнәре язылган табличкалар яңартылды. Тәүлекнең караңгы вакытында ул матур булып ерактан күренсен өчен, обелискны яктыртуга аерым игътибар бирелде», – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Галина Романова.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев