Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яңа Матыда «Һәркемнең үз йолалары бар» дигән фольклор сәгате узды

Бакалы районының Яңа Маты авылы мәдәният йортында халык йолалары турында сөйләштеләр.

Авыл мәдәният йортында «Һәркемнең үз гадәтләре һәм йолалары бар» дип исемләнгән мавыктыргыч фольклор кичәсе узды.

Яшь кунаклар – укучыларны элгәреге әби-бабаларыбыз дөньясына сәяхәт иттерүче, авыл мәдәният йорты методисты, зур ярату һәм осталык белән, крестьян гаиләсе тормышының мөһим бер өлеше булган игенчелеккә аерым игътибар юнәлтте. Балалар зур кызыксыну белән, Артемий Кудринның бодайны борынгыча ваклау ысулын карап тордылар.

Бу гади бер күренеш кенә түгел, ә чын тарихка сәяхәт булды. Балалар элгәреге буынның гади, әмма нәтиҗәле кораллар ярдәмендә игенне онга – бөтен гаиләне туйдырган икмәккә ничек әйләндерүләрен күрделәр. Бу хезмәт сөючәнлек, зиһенлелек һәм буыннан-буынга күчкән йола-гадәтләргә хөрмәт турында ачык сабак булды.

Ирина Яковлева хатын-кыз киеменә аерым игътибар бирде, ул, аның сүзләренчә, керәшен киемнәре һәрвакыт аерым матурлыгы һәм үзенчәлекле булуы белән аерылып торган. Ул төп элементлар турында сөйләде.

«Һәркем үзе әзерләгән керәшеннәрдә пешерелә торган ризыгын алып килде.  Әлеге ризыкларның рецептлар турында сөйләү, гаилә тарихлары һәм бу ризыкларга бәйле йола-гадәтләр белән  уртаклашу бик күңелле булды. Бу бик җанлы аралашу булды. Кичә табын артында чәй эчеп, җылы атмосферада тәмамланды», – Ирина Яковлева.

Фотолар А.Кудриннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев