Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яңа Маты авылы волонтерлары маскировка челтәре үрүне туктатмый

Бакалы районының Яңа Маты авылы халкы хәрби хәрәкәтләр вакытында бик кирәк булган маскировка челтәрләрен үрүне дәвам итә.

“Хәлдән килгәнчә, тырышабыз. Бу бит кемнеңдер гомерен саклап калу һәм ул өенә исән кайтсын өчен мөмкинлек. Махсус хәрби операция зонасында якташларына ярдәм итү өчен оештырылган мондый бердәм зур команданың  һәр авылда булуы мөһим”,– дип сөйләде китапханәче Валентина Савельева.

 

Яңа Маты авылында маскировка челтәрләре үрү эше көн саен дәвам итә. Иртәдән үк авылның иң актив кешеләре китапханәдә җыела. Алар арасында өлкән яшьтәге түти-дәдәйләр дә, яшьләр дә бар. Һәркем үз өлешен кертергә тырыша: кемдер каркас әзерли, кемдер тукыма кисәкләрен кисә, ә кемдер челтәрне үрә. Эш бик тырышлык сорый, әмма волонтерларның йөзләрендә ару-талу билгеләре күренми. Аларның күңелләрендә бер генә уй: якташларына ярдәм итү, аларның гомерен саклап калу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев