Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яңа Мәлкән җирлегенә җиңел автомобиль тапшырылды

Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәләхов социаль челтәрләрдә шатлыклы хәбәр җиткерде.

Бу хәбәр – Минзәлә районы өчен зур горурлык, чөнки авыл җирлекләренең уңышлары республика күләмендә танылды. 

«Казан шәһәрендә Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләре арасында уздырылган республика күләмендәге күчмә смотр-конкурста җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы булды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Районыбызда керәшеннәр яшәүче Яңа Мәлкән һәм, шулай ук, Яңа Маҗын авыл җирлекләре башлыкларына, конкурста җиңгәннәре өчен җиңел автомобильләр тапшырылды», – дип хәбәр итә Айдар Сәләхов.

Яңа Мәлкән һәм Яңа Маҗын авыл җирлекләренең бу уңышы – җирле хакимиятнең, авыл халкының тырышлыгы, инициативасы һәм бердәмлеге нәтиҗәсе. Ул башка авыл җирлекләрен дә яңа проектларны гамәлгә ашыруга дәртләндерәчәк. 

Фото: Мензелинск news - Мензеля онлайн

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев