Яңа Илектә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм концерты узган
Бакалы районының Яңа Илек авылында Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Бар күңелдән» дип исемләнгән концерт оештырганнар. Анда авыл халкы, СВОдан ялга кайткан хәрби дә булган.
23 февраль – тирән мәгънәгә ия көн. Бу көн уңаеннан авыларда, районнарда төрле чаралар уза. Яңа Илек авыл мәдәният йортында да бәйрәм алдыннан концерт куйганнар.
«Концертны мәктәп укучылары, укытучылар, авылның актив халкы бергәләп әзерләделәр. Кичәнең алып баручылары укытучылар – Лида Кириллова һәм Ирина Витальевна иде. Аларның һөнәри осталыклары һәм җылы мөнәсәбәтләре бәйрәмгә аерым бер рух бирде. Кыска вакытлы отпускка кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашыбыз белән очрашу, төрле иҗади номерлардан торган бай концерт программасы, актив волонтерларны һәм әтиләрне бүләкләү тантанасы чараның якты мизгелләре булды», – дип сөйләде мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Елена Кудряшова.


Елена Кудряшова фотлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев