Яңа Илек мәктәбендә күп балалы гаиләләр көненә багышланган чара үткәрелде
21 декабрьдә Россиядә күп балалы гаилә көне буларак билгеләп үтелә.
Бәйрәм күп балалы гаиләләрнең статусын ныгытуга юнәлдерелгән. Бу җылы һәм мәгънәле бәйрәм, өч яки аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләргә, аларга мәхәббәт, җылылык һәм ышаныч бирүчеләргә рәхмәт белдерү өчен билгеләнгән.
Бу бәйрәм хөрмәтенә Бакалы районының Яңа Илек мәктәбендә күп балалы гаиләләр көненә багышланган чара үткәрелгән.
«Бу чараның төп максатларының берсе - «Гаилә кыйммәтләре» темасына класс сәгате үткәрү. Монда укучыларга мәхәббәт, ышаныч, хөрмәт һәм ярдәм кебек гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген аңлатылды. Балалар үзләренең гаилә йола-гадәтләре белән уртаклаштылар һәм башка гаиләләрнең традицияләре турында белделәр. Бу мәктәп җәмгыятендә бердәмлекне һәм үзара аңлашуны ныгытуга өлеш кертте», – дип сөйләде директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Елена Кудряшова.
Елена Кудряшова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев