Хәбәрләр

Яңа Илек мәктәбендә дулкынландыргыч очрашу булган

Бакалы районының Яңа Илек мәктәбе укытучылары үзләреннән чыккан укучылар белән горурланып яшиләр.

Әле шушы көннәрдә генә Яңа Илек мәктәбен тәмамлаган, махсус хәрби операциядәге «Комбайнер» позывнойлы егет ялга кайткан. Яңадан хәрби хезмәткә китәр алдыннан туган мәктәбенә сугылган.

«Безнең барыбыз өчен дә бу очрашу аеруча җылы, шул ук вакытта бераз моңсу да булды. Инде бүген үк ул үзенең хезмәттәшләре янына юл тотачак. Мәктәп директоры Светлана Жадова, директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Елена Кудряшова, укытучылар һәм укучылар каһарманга аның батырлыгы һәм бурычына тугрылыгы өчен чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр. Һәр сүздә ихлас теләкләр һәм зур рәхмәт хисе яңгырады. Без чыгарылыш укучыбыз белән горурланабыз һәм аңа чын йөрәктән ныклык, исән-имин әйләнеп кайтуын телибез», — диде Елена Кудряшова.


Мәктәп коллективының, укучыларның бертавыштан илебезгә имин күк йөзе теләүләрен дә әйтеп үтәргә кирәк. "Комбайнер"га ныклы сәламәтлек, үз көченә ышаныч, гаиләсен, кызын, әти-әнисен очрашулар белән ешрак сөендерүен Һәм, әлбәттә, иң мөһиме — җиңү телик.

 

Фото Е. Кудряшовадан. 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев