Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яңа ел ялларында да туктамадылар

Махсус хәрби операциядәгеләр бу яңа елны да туган яктан читтә, кырыс шартларда каршылады. Республиканың төрле районнарында яшәүче карендәшләр Яңа ел бәйрәменә ялганган ун көнлек ялларын маскировка челтәре бәйләп, хәрбиләргә кием-салым тегеп уздырды.

Балык Бистәсе районындагы Кызыл Йолдыз клубының «Желанная» түгәрәгенә йөрүче өлкән яшьтәгеләр дә СВОдагы егетләргә ярдәм итә. Узган ел алар 35 маскировка челтәре бәйләгәннәр. Клуб җитәкчесе Лариса Кибякова челтәр, оекбаш бәйләүче түтиләргә рәхмәтле. Маскировка челтәре бәйләү баштагы елларда Алан-Полян клубында оештырылган, әмма ул ремонтка ябылган. Алан-Поляндагы карендәшләр хәзер өйләрендә токмач кисеп, фронтка җибәрәләр.

Зәй районының Югары Пәнәче авылында маскировка челтәре үрүче түтиләр махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә хатлар язды. «Заинск-информ»да хәбәр ителгәнчә, хатларында алар СВОдагы ир-егетләргә яңа ел җиңү алып килсен, батыр егетләр туган якка исән-сау кайтсын, дигән изге теләкләр белдергәннәр.

Кайбыч ягындагы Иске Тәберде авылының кышкы «Снежинка» лагерында ял иткәндә, укучылар махсус хәрби опрациядән кыска вакытлы ялга кайткан Николай Николаев янына бардылар. Балалар батыр дәдәйләренә үзләре ясаган ел символын бүләк иттеләр, теләкләрен дә әйттеләр. Икенче ел рәттән инде, мәктәптәге туган як музеена Матвей һәм Марк Кротовлар да килде. Аларның СВОда һәлак булган әтиләре Эдуард Алексеевич шушы мәктәптә укыган. 2024 елның августында Лугански ягында хәрби бурыч үтәгәндә геройларча һәлак булган ул. Геройның уллары мәктәп музеенда әтиләренең тормышын һәм батырлыгын чагылдырган экспонатларны да күрделәр. Шулай ук, исеме Иске Тәберде мәктәбенә бирелгән Советлар Союзы Герое Михаил Кузьминның биографиясе белән дә таныштылар.

Яңа ел каникулларында Менделеевск районының Сәйтәк авылы клубына олылар да, мәктәп балалары да маскировка челтәре үрергә йөрде. Клуб җитәкчесе Ясминур Гыйззәтулина әйтүенчә, фронтта ял булмаган кебек үк, тылда да эш туктап тормый. Әле 10 январьда гына да ул үзләре теккән 80 махсус трусикны райондагы ярдәм пунктына илтеп тапшырган. Клубта махсус операциядәгеләр һәм госпитальдәге яралылар өчен эчке кием, марля салфеткалар, йорт токмачы, башка кирәк-ярак әзерләү дәвам итә. Ел азагында районнан озатылган гуманитар ярдәмдә дә сәйтәклеләренең өлеше зур.

Сарман районының Ләке авылы яшь армиячеләре улы махсус хәрби операциядә һәлак булган Елизавета Егорованың йорты ишегалдындагы карны көрәделәр. Олы яшьтәге кешегә көчле бураннан соң, каралты-кураны кардан чистарту авыр. Ә яшь армиячеләр, көрәкләр белән коралланып, эшне кызу тоттылар. Улы Виталий хәрби операциядә һәлак булган Лиза түти үзенә ярдәм иткән Ләке мәктәбе укучыларына рәхмәтле.

Чистай районының Бахта авылы мәдәният хезмәткәрләре СВОдагыларның гаиләләрен Яңа ел бәйрәме белән котлады. Алар Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп, аларга бүләкләр өләштеләр. Клуб хезмәткәрләре Венера Миняева, Светлана Малышева хәбәр итүенчә, бу очрашудагы изге теләкләр, җырулар гаиләләргә шатлык китереп, күңелләрдә тыныч киләчәккә өмет уяткан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев