Ялтаннан Елизавета Колесникованың сабырлыгы һәм башкаларга игътибары һәркемгә үрнәк булырлык
Чистайның Чуаш Ялтаны авылында гомер итүче, хезмәт ветераны Елизавета Васильевнага 90 яшь.
Ул бүген дә якыннарына киңәшләрен биреп, яшьләргә үрнәк булып яши. Чуаш Ялтанында озак еллар намуслы хезмәт куйган, күпләргә үрнәк булган ветеран карендәшебезнең юбилеен зурлап билгеләп уздылар.
Елизавета Васильевна үзенең тормыш юлында күп сынауларны үтеп, һәрвакыт югары әхлакый сыйфатларны саклап калган шәхес. Аның тырышлыгы, сабырлыгы һәм башкаларга карата булган игътибары һәркемгә үрнәк булырлык. Юбилей хөрмәтенә котлау тантанасы җылы мохиттә узды. Ветеранны якыннары, дуслары һәм хезмәттәшләре котлады, аңа сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләделәр.
«Елизавета Васильевнаның һәр сүзе, һәр киңәше безнең өчен бик кадерле. Аның тормыш юлы – безнең өчен үрнәк. Арабызда шундый аның кебек акыллы, сабыр һәм мәрхәмәтле кешеләрнең булуы – безнең өчен зур бәхет», – дип сөйләде актив хәбәрчебез Нина Никитина.

Н.Никитина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев