Якты Күлдә хәрби егет истәлегенә агач үсентеләре утыртканнар
Махсус хәрби операциядә һәлак булган Виталий Дмитриевның гаиләсе, авылдашлары, бергә эшләгән хезмәттәшләре авылда 80 төп алмагач утыртканнар.
Зәй районының Якты Күл авылына кергәндә утыртылган алмагачлар махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашлары Виталий Дмитриев искә төшереп торачак. Җиңү көне алдыннан зур өмә ясап, биредә яшь агачлар утыртканнар. Николай Дмитриевның ике улы да мобилизация буенча хәрби операциягә чакырыла. Узган елны берсе һәлак була.
«Әти-әни елаганда һәйкәлләр җанлана диләр. Ә без җанлы истәлек итеп, алмагачлар үстерергә уйладык. Әтиләребез Бөек Ватан сугышын кичергәннәр, без тыныч кына картаябыз дигәндә, балаларыбызга да сугыш ачысын татырга язган», – ди яшь аралаш Николай Дмитриев.
Ул улы өчен бирелгән акчага алмагач үсентеләре ала.
«Бу үз балабыз истәлегенә генә түгел, ә махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның барысының дә истәлеген мәңгеләштерү максатыннан эшләнде», – ди башына авыр кайгы-хәсрәт килгән ата.
https://rutube.ru/video/3025c6f7817c7e1b3c112be3de6e9d78/?r=plwd
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев