Хәбәрләр

Якты Күлдә волонтерлык эшчәнлегенең төрләре турында сөйләштеләр

4 сентябрь көнне Зәйнең Якты Күл авылы мәдәният йортында «Хәйриячелек көненә багышланган «Тормыш изге эшләргә бирелде» дигән игелек сәгате үткәрелде.

Катнашучылар «Хәйриячелек көне» бәйрәме барлыкка килү тарихын гына түгел, волонтерлык эшчәнлегенең мөмкин булган формалары турында да белделәр.

Өйдә генә торып та, җәмгыятькә файда китерүгә аерым игътибар бирелде. Оештыручылар ассызыклаганча, ихлас ярдәм итү теләге эчке тынычлык һәм шатлык бүләк итә, ә ярдәм күрсәткән кешеләрнең рәхмәтен ишетү — аеруча кыйммәтле.

«Очрашуның кульминациясе –  практик өлеш. Авыл волонтерлары, мәктәп укучылары һәм укытучылары белән берлектә, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюны оештырдылар. Уртак эш кирәкле әйберләрне җыярга гына түгел, бәлки үзара ярдәм һәм җәмгыять алдында җаваплылык идеясе тирәсендә яшь буынны берләштерергә мөмкинлек бирде», – диде авылның мәдәният йорты җитәкчесе Татьяна Егорова.

Татьяна Егорова фотосы.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев