Якты Күлдә тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырылды
Шәһәрдә, авыл җирлекләрендә яшәүче тыл хезмәтчәннәрен Җиңү бәйрәме белән котлап, бүләкләр тапшыралар.
17 апрельдә Якты Күлдә авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мохтәров, мәдәният хезмәткәрләре тыл хезмәтчәннәрен якынлдашып килүче Җиңү көне белән котлап, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Бүгенге көндә Якты Күлдә өч тыл ветераны яши. Алар – Мария Соловьева, Анна Уварова, Анна Фокина. «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» лозунгысында илебез азатлыгы, тынычлыгы хакына көч куйган тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте бәяләп бетергесез.
— Сез йокысыз төннәрне һәм ач-ялангач көннәрне җиңеп, безгә имин тормыш һәм аяз күк йөзен бүләк иттегез. Сезгә рәхмәтебезне белдерәбез, – диделәр ветераннарны котларга килүчеләр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев