Якты Күлдә патриотик сәгать уздырылды
12 август көнне Зәй районының Якты Күл мәдәният йортында бик тә тәэсирле һәм мәгънәле чара — «Геройлар безнең арада» дип аталган патриотик сәгать уздырылган.
Бу очрашуның төп максаты – бүгенге көндә Ватаныбыз иминлеге өчен көрәшүче якташларыбызның батырлыгын искә алу һәм аларның исемнәрен олылау иде, дип аңлатты мәдәният йорты җитәкчесе Татьяна Егорова.
«Чара барышында катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең тормыш юлы белән якыннан таныштылар. Аларның мәктәп еллары, балачак хыяллары һәм ни өчен нәкъ менә Ватанны саклау юлын сайлаулары турындагы хатирәләр һәркемнең күңеленә үтеп керде. Бу сөйләшүләр геройларның ниндидер ерак, уйдырма персонажлар түгел, ә безнең белән бер урамда үскән, бергә укыган, гади һәм чын кешеләр икәнен тагын бер кат раслады.
Очрашуның иң дулкынландыргыч өлеше «Солдатка хат» акциясе булды. Катнашучылар үзләренең йөрәк җылысын, рәхмәт сүзләрен һәм чиксез горурлыкларын кәгазь битенә төшерделәр. Бу хатлар – алгы сызыктагы сугышчыларыбыз өчен иң кадерле бүләк, чөнки алар үзләренә булган халык мәхәббәтен һәм яклауны тоярлар», – диде Татьяна.
Мондый чаралар яшь буынга үрнәк булып тора, ә сугышчыларыбызга исә үзләренең ялгыз түгеллекләрен, аларны өйдә көтүләрен һәм хөрмәт итүләрен искәртә.

Т. Егорова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев