Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Якты Күлдә махсус хәрби операциядәгеләргә багышланган кичә узган

14 ноябрьдә Зәй районының Якты Күл мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган «Махсус хәрби операциядәге якташларыбыз» дип исемләнгән патриотик сәгать узды.

Әлеге чара Ватан алдындагы җаваплылык үрнәге булган, лаеклы рәвештә герой дип аталган һәркемгә багышланды.

Мәдәният йорты җитәкчесе Татьяна Егорова хәрби хезмәткәрләребезнең батырлыгы, хәзерге вакытта сугыш хәрәкәтләре зонасында булган авылдашларыбыз турында сөйләде. Аларның күбесе дәүләт бүләкләренә лаек, алар үз илләренең чын патриотлары, Ватаныбыз иминлеген тәэмин итәләр.

Украинада махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган барлык геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

«Гаделсезлеккә һәм нацизмга каршы көрәшүче, Россиянең киләчәге һәм азатлыгы өчен һәр сәгатьтә гомерен куркыныч астына куючы һәркемгә тирән рәхмәт», – дип тәмамладылар чараны катнашучылар.

Татьяна Егорова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев