Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Якты Күл авылы халкы «Россия суы» бөтенроссия акциясенә кушылдылар

Акциядә катнашучылар бердәм булып, эшне тиз арада башкарып чыктылар.

 Якты Күл авылында бик файдалы эш башкарылды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге башкарма комитеты бергәләшеп «Россия суы» дигән Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Алар Зәй елгасы буен чистарту өчен җыелдылар һәм яр буендагы чүп-чарны җыештырдылар. Бу акция табигатьне саклау һәм экологик культураны үстерү максатыннан оештырылды.

Бу көнне һава торышы да ярдәм итте: кояш җылы нурларын сибә, җиңелчә җил исә иде. Җыелган чүп-чар махсус урынга чыгарылды.

«Әлеге чара авылдашларның экологик аңын күтәрүгә, табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Киләчәктә дә Якты Күл халкы әлеге игелекле эшне дәвам итәргә, туган як табигатен чиста һәм матур итеп сакларга ниятли. Чөнки чисталык – сәламәтлек билгесе, ә чиста табигать – безнең киләчәгебез», – дип хәбәр итте мәдәният йорты җитәкчесе Татьяна Егорова.

Фотолар: Якты Күл авылы мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев