Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә бертуган Надежда һәм Александр Игнатьевлар концерты була
Хәбәрләр

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә бертуган Надежда һәм Александр Игнатьевлар концерты була

7 майда Җырчы Җәкәү йортында, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышлап, Надежда һәм Александр Игнатьевлар «Һәр яз өчен — рәхмәт!» дип исемләнгән бәйрәм концерты куя.

Талантлы җырчы карендәшләребез, бертуган Надежда һәм Александр Игнатьевларның «Һәр яз өчен – рәхмәт!» дип исемләнгән концерт Җиңү бәйрәменә багышлана.

Кичәне Надежданың ире, җырчы Марсель Гайфиев алып барачак, ә фортепианода Анна Фунтикова уйнаячак. Концертта сугыш чоры, Бөек Җиңүгә багышланган җырлар, шулай ук, халык яраткан җырлар яңгыраячак.

Концерт 7 май көнне 18.00 сәгатьтә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә була. Керү ирекле.


Нет комментариев