3 июнь көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Бердәмлекнең серле ачкычы» дигән мавыктыргыч уен булачак.
Җәкәү йортындагы бу уен Россиядә халыклар бердәмлеге елы һәм Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан уздырыла.
«Бердәмлекнең серле ачкычы» уены Татарстан мәдәният министрлыгы, Я. Емельянов исемндәге мәдәни үзәк һәм республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла. Балаларны төрле милләткә багышланган тематик биремнәр, берсеннән-берсе кызыклырак уеннар һәм, әлбәттә, иң активларны бүләк тә көтә. Балаларга бәйрәм кәефе бүләк итик.
3 июньдә 11.00 яки 14.00 сәгатьтә башланачак бәйрәмнең үзегезгә уңайлы вакытын сайлап, балаларыгызны мавыктыргыч уенга алып килегез.
Алдан шалтыратып (тел.: 8-927-035-33-73, Ангелина), язылып куярга онытмагыз.
Фото: Алина Кондратьева
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев