Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Һәр нәрсәне теркәп барган»: Мәләкәснең укымышлы гаиләсе – Копалыгиннар

Тукай районының Мәләкәс авылыннан Роза Евдокимова үзләренең күрше бабайларытурында язды.

Авыл җирендә хәзинәләр күп, әлбәттә. Шуларның берсе – Копалыгин Василий Герасимович (1929-2000). Ул Мәләкәс авылында туып үскән, белемле гаиләдән чыккан. Аның бер туганы Иван Чаллыда мәктәп директоры булып эшләгән, сеңлесе Александра да бик укымышлы булган, ә Михаил – оста куллы кеше.

Әтисе, Копалыгин Герасим Федорович (1905-1944), сугыштан әйләнеп кайтмаган. Бабасы, Федор Васильевич, заманына күрә бик зирәк кеше булган, дини китаплары да күп сакланган. Без инде бу бабайларны күрмәдек, әмма Василий бабайны, «Чабата» кушаматлысын, авылда әле дә яхшы хәтерлиләр. Ул алтын куллы кеше булган. Өстәл, урындык, буфет кебек йорт җиһазларын да үз куллары белән ясаган.

Мин үзем дә хәтерлим, ул елның ничек узганын, кемнәрнең вафат булуын, сыерның кайчан бозаулаганын, авылда нинди вакыйгалар булганын зур дәфтәренә язып бара иде. Аның тагын бер гадәте: ясаган әйберләренә үзе ясаган тамгасын һәм датасын куя торган булган. Фотоларда да шул тамгалар күренә.

Хәтта ишек алдындагы асфальтка да үз тамгаларын ясап куйганнар – берсе хатыны Мария әбинеке, икенчесе – үзенеке. (Бу истәлекләрне мин китабыма язып куйган идем, менә бит, кирәге чыкты).

Бабайлар төшкән фотода уртада торучы – Копалыгин Василийның бабасы Федор Васильевич (Сатый карт).


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев