Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Гурий Тавлинны искә алу кичәсендә Зәй укучылары сәхнәдә оста уйнаулары белән сокландырды

24 ноябрь көнне Зәй шәһәрендә Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәният үзәге инициативасы һәм район хакимияте ярдәме белән әзерләнгән «Таулар моңы» дигән искә алу кичәсе булды.

Зәйдә якташ язучы карендәшебез Гурий Тавлинны искә алу кичәсендә укучылар сәхнәләштерелгән күренештә үз рольләрен бик оста уйнаулары белән сокландырды.

Алар - Гурий Тавлинның кечкенә чагын уйнаган Югары Мәлем мәктәбе укучысы Аяз Галиуллин, аның иптәшләре ролендә Кадер мәктәбе укучылары Камил Хамматов, Камил Гыйльфанов, Имәнлебаштан Илһан Гәрәев.

Петр Минеев (Гурийның әтисе), Аяз Галиуллин (Гурийның кечкенә чагы).

Пәрдә ачылуга безне талант иясе, сәләтле Гурийның балачагына алып киткән сәхнәләштерелгән тамаша көтә иде. Сәхнәләштерелгән икенче эпизодта үсмер Гурийның мәктәп еллары тамашачыны үзенә җәлеп итте. Гурийның әтисе ролендә Зәебезнең талантлы режиссеры Петр Минеев иде. Гурий белән әтисенең диалогы аша Урта Баграждагы кушаматлар турында белдек.

Малайларны сәхнәләштерелгән күренешләрдә уйнауга үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина белән Петр Минеев әзерләгән.

Аяз, Камилләр, Илһан үз рольләрен бик оста башкарды.

«Без бу рольләргә малайларны төрле авыллардан таптык. Бик яратып, оста итеп уйнадылар алар үз рольләрен. Үзләренә дә бик ошады. Тагын шундый чараларда катнашу теләге белән яна алар хәзер. Әти-әниләренә авылдан улларын көн саен шулай репетицияләргә йөрткән өчен рәхмәт. Хәтта Аяз әнисе белән Петр Ивановичның өйләренә дә барып репетицияләр ясадылар. Камил Гыйльфановның беренче мәртәбә зур сәхнәдә чыгыш ясавы. Үзем дә аларның шундый оста итеп уйнауларына сокланып утырдым», – ди Сәрия Батршина.

Сәнгатьле сөйләмгә өйрәнгәндә, сөйләм тактларын таба белү мөһим. Бу яктан малайлар белән күп эш алып барылган. Алар дүртесе дә үзләрен сәхнәдә бик иркен тотты. Искиткеч! Без мөкиббән китеп, аларның сәхнәләштерелгән күренешләрдә оста итеп уйнауларын күреп, ял итеп утырдык. Алга таба да Аяз, Камилләргә, Илһанга уңышлар телибез, алар катнашында матур чаралар көтеп калабыз!

Зәй офыклары

Ф. Вәлитова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев