Гомерләрне җыр итүче Виктор дәдәй Спиридоновка - 70 яшь!
Мамадышта гомер итүче Виктор Спиридонов – Карпыйлар белән Макарлар нәселенең генә түгел, ә районыбызның хөрмәтле дәдәсе.
Комазан башы авылында туып, Дүсмәттә балачак, үсмер елларын уздырган яраткан дәдәебезгә, бездән күрептер, Мамадыш районындагы башка кешеләр дә “дәдәй” дип эндәшә. Агач эше остасы, балыкчы, гармунчы безнең дәдәй. Лаеклы ялга чыкканнан соң, Дүсмәт авылы мәдәният йортында “Җиңгәчәйләр” керәшен халык ансамблен оештырып, гомеренең бу матур чорын җыр итеп яши. 25 август көнне аның 70 яшьлек юбилее.
Анный белән Питер Спиридоновларның олы уллары булып үсә ул. Үзеннән соң өч энесе – Степан, Василий, Павел һәм ике сеңлесе Елена белән Рима туа. Кечкенәдән шук була, су буенда маймычлар тотып, колхозның ат көтүләре янында мәш килә. Озаклап уйнап кайтканнан соң, хәтта, нәнәсе (тракторист тәтәләре басудан кайтып керми) орышуыннан куркып, карават астына качкан чаклары да шактый була кечкенә Биктернең. Ата-анага да сүз әйтеп булмый, чөнки гаилә ишле, эш күп, урамда ыштан туздырып йөрешле түгел. Эшләп үсәләр барысы да.

Фото: Спиридоновлар гаиләсе 1987 һәм 2017 еллар.
Гармунга хирыслыгы да 6-7 яшендә беленә, мәктәпкә йөри торган портфелен гармун итеп шапылдатып утыра торган була ул. Башлангыч классларда укыганда клуб эшчесе сәдәфләре коелган гармун бирә аңа, шуны кычкыртып йөри башлый. 4нче класста укыганда нәнәсе-тәтәсе беренче гармунын бүләк итәләр.
– Интернаттагы пионер лагеренда идем, күрше малае “сиңа гармун алып кайттылар” дип килде. Лагерь тәмамланырга ике көн калган иде, түзмичә, гармун күрергә дип, качып кайттым. Үзлегемнән көйләр өйрәндем. 9нчы класста “Чайка” дигән өр-яңа гармунымны болынга печәнгә алып төшеп, кояш астында калдырып әрәм иттем. Аннары инде күрше малаеның гармунында уйнап йөрдем, – дип искә ала дәдәй.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, егет Алабуга культура-агарту училищесына юнәлә. Кабул итү экзаменын гармунда уйнап тапшыра. Уку арасында армия сафларында хезмәт итеп, Комазан башы клубында да эшләп ала. Мәктәп укытучылары (шуклыгы белән ардыргандыр, бәлки) “аягыннан тотып селкесәң, “А” хәрефе дә, “Б” хәрефе дә төшми”, дип калсалар да, училищедан клубка эшкә кайткач, дәдәйне мәктәптә җыр дәресләре укытырга чакыралар. Шул елларда, Виктор Петрович инициативасы белән, авылда Мамадыш музыка мәктәбенең филиалы ачыла. Төрледән-төрле уен коралларында уйнавына сокланып, күпме балада баянга һәм гармунга мәхәббәт уяна. Әле хәзер дә укучылары “Виктор дәдәй гармунда уйнарга өйрәтте” дип, горурланып сөйли.
Җиңгине дә – түбән оч кызы Марияне Яңа ел адыннан клубтан урлап кайта. Дуслары тәтәй белән нәнәсенә әйтеп куя: “Йокламагыз, бүген Биктергә кыз алып кайтабыз”. “Икенче көнне иртән Марҗый пич ягып тәбикмәк пешерде”, – дип сөйли иде безгә әби.

Фото: Мария һәм Виктор Спиридоновлар кызлары һәм уллары белән
Яшьләр матур тормыш башлый, башка чыгалар, балалары Алёна белән Алик туа. 1985 елда Себер якларына китәләр. Тугыз елдан соң яңадан бу якларга, Алабугага күченеп кайтып, дәдәй агач эшендә эшли, соңрак сату эше, гаилә бизнесы белән дә шөгыльләнәләр. Бәйрәмнәрдә Дүсмәткә туган йортка җыелып, алар – алты бертуган, без җиде икенче буын туганнар, әби-бабай гөр килешә идек. Шулкадәр шаян, түгәрәк гәүдәле, мыеклы олы дәдәй барыбызны да бер күреп ярата иде.
Балалары үсеп, башлы-күзле булыр вакыт җиткәч кенә бу бәхет дигәне чәлперәмә килде. 2005 елда, 45 яшендә җиңги безне мәңгегә калдырып китте. Аннан бер ел алдан кече энеләре Павелны гына җирләгән идек. Дәдәй хәтле дәдәйнең бакча ягына чыгып, зиратка таба озак итеп карап, уйга батып торуларын күрү әллә ничек иде... Шул икән язмышның ачы сынаулары...
2013 елда лаеклы ялга чыгып, дәдәй Мамадышка кайтты. Янында – үзе дә ялгыз калу хәсрәте кичергән Гөлнур апа. Бер-берсенә терәк, ярдәмче алар. Гомерләре озын һәм тигез булсын, дибез.

Фото: Виктор Петрович гаиләсе белән, 2023 ел
60 яшендә Петрович туган авылы Дүсмәттә мәдәният йортына эшкә урнашып, “Җиңгәчәйләр” керәшен халык ансамблен оештырды. Авыл ямьләнеп киткәндәй булды, һәрбер бәйрәмдә халкыбызның җыр-моңнарын суза башладылар, мәдәни чаралар артты. Бу коллектив оешканга быел 10 ел булган. Мәктәптәге “Тәңкәләр” балалар фольклор ансамбленең дә аккомпаниаторы ул. Шулай итеп, яшьлектә калган гармунын 35 елдан соң кабат кулына алды дәдәй.

Фото: «Җиңгәчәйләр» керәшен халык фольклор ансамбле, 2019 ел.
Балыкчы да әле ул. Балыгына карап, төрле боткалар пешерә, төнге сәгать икедә торып, кармакларын күтәреп Нократ елгасына йөри. Үзе тота, үзе күчтәнәчкә өләшә, тозлый, киптерә, консервасын да ясый. Таң белән, көндез балык чирткәнен күзли, кичен клубка эшкә кайта. Узган ел “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирделәр. Кайда гына чакырсалар да, “гармун белән кил”, диләр аңа. Туганнары, племянниклары дәдәй дип эндәшкәч, безнең дуслар, танышлар да аңа “дәдәй” ди, әйтерсең, туганда ук дәдәй булып туган. Барыбызга да яраткан дәдәй ул!
Язмышларга карамый, гомерләрне җыр итүче гел дә безнең дәдәй икән! Сәламәтлек һәм озын гомер телибез аңа!

Фото: Виктор Петрович – балыкта.

Фото: Татарсан Дәүләт советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Виктор Спиридоновка дәрәҗәле исем бирү тантанасы, 2024 ел.

Фото: Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров белән. Питрау бәйрәме.
Фотолар: Виктор Спиридоновның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев