Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Георгий Ибушев үзенең беренче укытучысы турында сөйләде

Һәр бала өчен белем дөньясына ишек ачучы кеше – беренче укытучысы.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев 1957 елның 20 октябрендә Мамадыш районының Владимир авылында туган. 8 яшендә, шушы авылның мәктәбендә белем дөньясына беренче адымнарын ясаган. Ул:

“Бүгенгедәй хәтерлим, миңа әле 7 яшь тулмаган, әни белән сарык көтүе каршыларга чыктык. Яныбызга бер хатын-кыз килеп, әни белән сөйләшә башладылар. Мәктәп, минем яшем турында сорашуыннан, укытучы икәнлеген аңладым. Ул миңа карап-карап торды да: “И, Лиза түти, бер ел уйнасын инде тагын, бигрәк бәләкәй бит”, – диде. Шулай итеп, укырга мин икенче елны гына бардым. Өстемдә – әни теккән сатин күлмәк. Класста 22 укучы идек. Беренче укытучым Роза Сафина безне бер-беребез белән таныштырып чыкты. Классыбыз тату булды. Укытучыбыз таләпчән һәм коры иде, әмма шул ук вакытта һәрвакыт безнең белән яратып аралашты, үзенә тарта һәм якын иттерә белде. Безне мавыктыргыч тарихлар, шулай ук, дәрестә кызыклы биремнәр белән кызыксындырды, бик күп китаплар укыды. Буш вакытларында укытучыбыз төрле чаралар оештырды: экскурсияләр, уеннар һәм конкурслар. Балалар бит без, үзара кыйнашып та, бәхәсләшеп тә китәбез, ә укытучыбыз алай ярамаганлыгын җайлап кына аңлата, тәртип турында сөйли. Укытучыбызны хөрмәт иттек. 4 ел безне укыткан Роза апа хәзер юк инде, урыны оҗмахта булсын. Мин үземнең беренче укытучымны беркайчан да онытмам һәм гомерем буе бу истәлекне күңелдә саклаячакмын! Мәктәпкә кергән ел дигәч, кышкы пальтомнан оялуым исемә төшә әле минем. Ул бик искергән иде. Әти авыру, акча эшли алмый. Ә дәдәйләр әле “аякка басмаган”. Роза апа миңа мәктәптә сөйләшеп, пальто алдыртты. Ул бик матур иде, мин аны берничә ел кидем әле. Ә инде дәдәйләр эшли башлагач, минем өчен бәхетле көннәр башланды. Дәдәй беркөнне ике кәчтүм күтәреп кайтып керде. И, шундагы сөенүләр! Әтинең дә йөзләре нурланып китте. Бишенче класска Усали мәктәбенә киттек”, - дип сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев