Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Гармунчы булсын ярың

Бүген, 25 ноябрь, гармунчылар көне. Карендәшләребез арасында да әлеге талант ияләре бар.

Мамадыш районының Дүсмәт авылыннан Виктор Спиридоновның гармунга хирыслыгы да 6-7 яшендә беленә, мәктәпкә йөри торган портфелен гармун итеп шапылдатып утыра торган була ул. Башлангыч классларда укыганда клуб эшчесе сәдәфләре коелган гармун бирә аңа, шуны кычкыртып йөри башлый. 4нче класста укыганда нәнәсе-тәтәсе беренче гармунын бүләк итәләр.

— Интернаттагы пионер лагеренда идем, күрше малае «сиңа гармун алып кайттылар» дип килде. Лагерь тәмамланырга ике көн калган иде, түзмичә, гармун күрергә дип, качып кайттым. Үзлегемнән көйләр өйрәндем. 9нчы класста «Чайка» дигән өр-яңа гармунымны болынга печәнгә алып төшеп, кояш астында калдырып әрәм иттем. Аннары инде күрше малаеның гармунында уйнап йөрдем, — дип искә ала ул.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга культура-агарту училищесына юнәлә. Кабул итү экзаменын гармунда уйнап тапшыра. Уку арасында армия сафларында хезмәт итеп, Комазан башы клубында да эшләп ала. Виктор Петрович инициативасы белән, авылда Мамадыш музыка мәктәбенең филиалы ачыла. Төрледән-төрле уен коралларында уйнавына сокланып, күпме балада баянга һәм гармунга мәхәббәт уяна. Әле хәзер дә укучылары «Виктор дәдәй гармунда уйнарга өйрәтте» дип, горурланып сөйли.

60 яшендә Петрович туган авылы Дүсмәттә мәдәният йортына эшкә урнашып, «Җиңгәчәйләр» керәшен халык ансамблен оештырды. Бу коллектив оешканга быел 10 ел булган. Мәктәптәге «Тәңкәләр» балалар фольклор ансамбленең дә аккомпаниаторы ул. Шулай итеп, яшьлектә калган гармунын 35 елдан соң кабат кулына ала ул.

Зәйдән Марс Гуреев инде 60 елга якын гармунда уйнап халык күңелен күтәрә. Малай чагыннан ук, аның бармаклары гармун телләрендә оста «бии», ә баяны я шаян бию көйләрен уйный, я уйчан моңлы җырлар суза.

Аның өчен гармун — гади уен коралы гына түгел, ә чын мәгънәсендә күңел күтәрүче, бәйрәм тудыручы. Яшьлегедә Марс шундый оста итеп такмаклар һәм халык көйләрен башкара торган булган, хәтта иң җитди ир-атлар да авыр эш көненнән соң арыганлыкларын онытып, биергә чыкканнар.. «Мин уйнамыйм, мин күңел ачарга мәҗбүр итәм!», — дип шаярта ул.

Марс Гуреевның дәрт-энергиясе һәм музыкага булган мәхәббәте сүрелмәгән. Ул үзенең репертуарында туган халкының тере тарихы булып яңгыраган элгәреге керәшен һәм татар көйләрен саклап кадерли. Ул яшьләргә дә өйрәтә. «Гармун — ул бит җан көзгесе, — ди ул, — анда синең бөтен хисләрең, уйларың чагылырга тиеш». Аның өчен иң зур бүләк — тамашачының рәхмәтле карашы, аларның җырларга кушылуы, биюгә басуы.

Зәйдән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Максимов та оста гармунчы. Аңа өстәп ул әле көйләр дә яза. Җырчы Ксения белән гармунчы Григорий гаиләсендә туып, тутасы Светлананың моңлы керәшен җырларын тыңлап үсә. Геннадий Григорьевич гаиләсе белән Казанда яшәп иҗат итә. Ел саен Зәй Сабантуйлары, Питрау бәйрәмнәрендә көтеп алынган кунак.

Зәй районының Сарсаз-Баграждан Алексей Герасимов «Гармунны яхшылап саклап тотсаң, гомер буенча җитә» дип әйтә. Ул 45 елдан артык оста гармунчы.

Алексей Герасимовның әтисе Петр Филиппович та оста гармунчы булган. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Алабуга культура училищесында белем алган. Мәктәптә физика, математика, музыка фәннәрен укыткан.

1 майда һәр ел саен Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәтфир Җиһаншин истәлегенә багышланган «Уйнагыз, гармуннар!» район фестивале үткәрелә. Карендәшебез дә әлеге фестивальдә катнашкан. Бәйгегә ул оныгы Марсель Шәймөхәммәтов белән килгән. Марсель Чаллының музыка мәктәпләренең берсендә белем ала. Рус, татар, керәшен җырларын уйнарга өйрәнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев