Галина Казанцева керәшенем дип җан атып яши
Опера җырчысы, Татарстанның халык артисты Галина Казанцева бүген, 12 ноябрьдә, туган көнен билгеләп уза.
Казанцева Галина Александровна 1953 елның 12 ноябрендә Тукай районы Маҗын авылында дөньяга килә. Әтисе Александр Казанцев авылның иң яхшы комбайнеры була. Ул кечкенә Галинаны бер эштән дә курыкмаска, нык булырга өйрәтә. Әнисе исә керәшен җыруларына мәхәббәт уята. Галина Александровна 5 яшьтән җырлый башлый. 10 сыйныфны бетергәндә үзенең тормышын җыр белән бәйләргә карар кыла һәм Әлмәт музыка училещесына юл тота. 1969 елның 01 сентябреннән 1973 елның 01 июленә кадәр Әлмәт шәһәренең ТАССР Әлмәт музыка училищесында белем ала. Чыгарылыш имтиханнарына Казан дәүләт консерваториясеннән госкомиссия килә һәм барлык студентлар арасыннан нәкъ Галина Александровнага әлеге уку йортына укырга керү өчен юллама тапшыралар.
1973 елның 01 июленнән 1978 елның 1 июленә кадәр Казан дәүләт консерваториясендә белем ала. 1978 елның 15 апрелендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты итеп билгеләнә.
Опера театрында бу керәшен кызының иң беренче роле — Н.Җиһановның «Алтынчәч» операсындагы төп героиня Алтынчәч. Алтынчәч ариясе белән үк тамашачы күңелен яулаган керәшен кызы Галина театрда төп рольләр башкара: «Кармен»да — Микаэла, «Богема»да — Мюзетта, «Башмагым»да — Сәрвәр, «Наемщик»та — Гөлйөзем, «Кара йөзләр»дә — Галимә, «Баядера»да — Мариетта. Ике дистә ел бу театрда эшләгәндә аның оперетталардагы рольләре дә шактый күп була. Салих Сәйдәшевкә багышлап Казан телестудиясе төшергән телевизион спектакльдә композиторның сөйгәне Гөләндәмне уйный.
20 ел дәвамында Галина Казанцева М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисткасы булды.
Үткән гасыр азагында республика керәшен этнографик мәдәни-агарту берләшмәсе төзелгәч, Галина Александровна аның советына сайлана. Ул керәшеннәрнең гасырлардан килгән фольклор культурасын үстерү өчен җаваплы итеп билгеләнә. Югары сәхнә культурасына, олы тәҗрибәгә ия җырчы үз халкының онытылып барган җыруларын, биюләрен, йолаларын һәм гадәтләрен саклап калуны максат итеп куя.
1990 елларда «Айбагыр» халык фольклор ансамбле оеша. Галина Александровна Казанцева ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе.
— «Айбагыр» — безнең заманада мөмкин булган кадәренчә, керәшен культурасын күрсәтә торган коллектив. Бүгенге көндә ансамбль чын керәшенчә бормалар һәм керәшеннең үз сөйләме белән, югары дәрәҗәдә өйрәнгән җырларны башкара, йолаларга нигезләнгән фольклор спектакльләр куя. Соңгы елларда керәшен яшьләре сәхнәгә күп чыга башлады. Моңа республикакүләм бәйрәмнәр, шул ук Җөридәге Питраулар зур йогынты ясый. Бай культурабызга карата башка халыкларда уңай фикер тудыруда, үзара дуслыкны ныгытуда алар зур әһәмияткә ия. Керәшен җыруының тамырлары тирән, җырлаганда ул күкләргә менгәндәй тоела. Халык җыруының җаны зур, аның эче тулы байлык, гайрәт, — дип җиткерде җырчы Галина.
2000 елның 25 декабрендә Галина Александровна Казанцевага Татарстан Республикасының Халык артисткасы исеме бирелә.
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев