Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Гаилә мирасы: 83 елгы киндер бистәр

IV керәшенчә марафонда катнашучы Мамадыш районының Усали авылыннан Лидия Пасыева ерак әбисеннән мирас булып калган бистәр турында язды.

– Әбиләребез сандыкларында шактый мирасыбыз сакланган. Шул мирас аркасында 100 елдан артык сакланган киндер күлмәкләребез, тәңкәле бизәнү әйберләребез, сырга-алкаларыбыз, балдак-йөзекләребез, беләзекләребез бар. Шушы мирас безнең хатын-кызларыбызның чабаталы гына түгел (дөрес, анысы бөтен халыкта да булган), ә биек үкчәле күннән эшләнгән, хәзергечә әйтсәк, ботильонлы булуын күрсәтә. Алдагы марафоннарда әбиемнәрдән калган, кулдан тегелгән күлмәкләр турында сөйләгән булсам, бүген ерак әбием — Кирушина (кыз фамилиясе Иванова) Агафья Николаевнаның үз куллары белән чиккән бистәр-сөлгесе турында сөйлисем килә. Ерак әби кул эшләренә бик оста була минем. Аңа күлмәк тектерергә дип, хәтта район үзәгендә эшләүче җитәкче ир-атлар килә торган була. Ә фотодагы үзе суккан киндер бистәрне ул әни белән йөкле вакытта каравылда торганда чиккән. Димәк, аңа 83 ел... Чигү тәртибен белгән хатын-кызлар аның осталыгын, пөхтә эшен бәяләр дип уйлыйм. Безнең аларны шушылай яратып искә алуыбызга Ходай янындагылар сөенеп ятсыннар, иманыбыз итеп кабул итсеннәр! 

Фото: Лидия Пасыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев